2025 ел эчендә Татарстанда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 2418 икътисади җинаять ачыклаган — мондый статистиканы матбугат конференциясендә Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Рафаэль Усманов җиткерде.
Алар арасында:
Дәүләт хакимиятенә һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы юнәлтелгән 865 җинаять;
810 вазыйфаи җинаять.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хакимиятнең 551 вәкиле авыр икътисади һәм коррупцион гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.
Фото авторы: Елена Фенина / «Татар-информ»
Нет комментариев