Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

 Балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесен сайладылар

​​​​​​​Лаеш шәһәрендә “2021 елда ТРда  балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” конкурсының зона этабы булды.

Татарстанның 13 районында җиңүчеләр проблемалы балалар белән үз эшләре тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм иң яхшы тәрбияче исемен раслау өчен кунакчыл Лаеш җиренә җыелдылар.

Аксубай, Әлки, Алексеевски, Югары Ослан, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Чистай, Саба, Спас районнары укытучылары, педагоглар, яшүсмерләр клублары җитәкчеләре, ветераннар хәрәкәте активистлары, башкарма комитет хезмәткәрләре җиңү дәгъвалады. Һәр кайсы үз визит карточкасы белән чыгыш ясады, кыен үсмерләр белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Тәрбиячеләр бу балаларны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция исәбеннән төшертүгә ирешкәннәр, еш кына җитди хокук бозулардан коткарып калганнар. Конкурсантлар бәйгегә иҗади якын килгәннәр һәм үз карамакларындагылар белән эшләре турында күрсәтмә видеоматериаллар әзерләгәннәр.  Һәр чыгыш – бу үз казанышларын мини-тәкъдир итү. Күпләре эшкә иҗади караган. Мәсәлән, Әлки районыннан психолог Светлана Углева тәрбияченең кыен үсмерләр белән эшен күзаллавын һәм үзенең рухи кичерешләрен җиткерергә омтылган мини-спектакль әзерләгән.

-Бәйрәмнәрдә мин һәрчак шәм кабызам һәм балалар һәм дөньядагы тынычлык өчен дога кылам, -  дип башлады үз чыгышын Светлана Семеновна. -  Һәм, әлбәттә, бөккәннәр пешерәм. Менә шул чакта минем өем бәхет һәм җыйнаклык белән тула. Бүген дә мин бәхет бөккәне пешерергә теләр идем.

Педагог шәм кабызды һәм өстәлгә кирәкле ингредиентларны хәтерләткән әйберләр тезде. Ул аларның иң кирәклесе һәм беренчесе дип балалар бәхетен саный. Светлана Углева ул аның таудан чана шуудан, яңгырдан соң күлләвекләр ерып йөрүдән һәм шикәр комы сибелгән хуш исле ипи телеме ашаудан башка булмавына ышана. Мондый психолог кул астындагы балалар да үз бәхетләрен табарлар дип ышанасы килә.

Башка катнашучыларның да чыгышлары кызыклы булды, аларның һәр берсе яшүсмерләрне тәрбияләүгә бәйле җиңел булмаган хезмәтләре өчен хөрмәткә һәм танылуга лаек. Ә конкурс иң яхшыларны бүләкләү, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде. Катнашында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова булган абруйлы жюри йомгак ясады һәм конкурс финалында иң яхшы исемен алу өчен көрәшне дәвам итүчеләрне атады. Алты кешегә конкурсның зона этабында җиңүче дипломы тапшырдылар, шул исәптән Лаеш районының “Ватан” яшьләр клубы җитәкчесе Марат Бариевка да.

“2021 елда ТРда балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” конкурсының зона этабында җиңүчеләр республика конкурсы финалында чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев