Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дин тотучылар Олы бәйрәмне каршыладылар

Лаеш районының православиеле христианнары Олы бәйрәм - Гайсәнең яңадан терелүен билгеләп үтә.

Олы бәйрәм православие чиркәве календаренда төп көн дип санала. Бу бәйрәм Коткаручының яңадан терелүенә – бөтен христиан өйрәтүенең нигезе булган библиянең үзәк вакыйгасына багышланган.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Лаеш районының диндар кешеләре храмнарга бәйрәм гыйбадәтенә һәм йомыркалар белән күмәчләрне изгеләндерүгә килделәр. Әлбәттә, дәвам итүче пандемия Олы бәйрәм гыйбадәтләрен уздыруга йогынты ясамый калмады. Роспотребнадзорның эпидемиягә каршы таләпләренә ярашлы төстә, мәхәллә кешеләренә битлекләр киеп дога кылырга һәм мөмкин булганча социаль дистанцияне үтәргә туры килде. Шуңа да карамастан, гыйбадәтханәләрдә дин тотучылар күпләп җыелды – кечкенәдән өлкәннәргә кадәр. Пенсионерлар һәм мәктәп укучылары, дәүләт хезмәткәрләре һәм коткаручылар, полицейскийлар һәм эшмәкәрләр – якты Олы бәйрәм барысын да берләштерде. Күпләр гаиләләре белән килде, чөнки Гайсәнең яңадан терелүе – гаилә бәйрәме.

Гыйбадәтханәләрдә бәйрәм гыйбадәтләре узды, алар вакытында патша ишекләре ачылды. Бәйрәмне традицион православие дине билгеләре белән хач йөреше дәвам итте. Анда катнашучылар хисләр күтәрелешен, могҗизаның тормышка ашуы шатлыгын кичерделәр.

-Гайсә терелде! – диде дин әһеле.

Күп санлы мәхәллә кешеләре аны хуплап җавап бирде.

Олы бәйрәм яңадан терелгән Гайсәнең үз укучылары белән 40 көн бергә булуы уңаеннан кырык көн дәвамында булачак, ә аннан соң ул күккә аша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев