Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшләргә - димәк яшәргә

Хәерби авылында яшәүче Минвафа Вафа кызы Гарипова кичә юбилей белән котлау кабул итте.

Кырыс сугыш чоры балачагы, авыр хезмәт, биш бала тәрбияләү - Минвафа Гарипованың тормышын гади һәм кайгысыз дип атап булмый. Әмма ул бөтен авырлыкларны намус белән кичергән.

Ул 1930 елның 19 маенда ТАССРның Лаеш районы Хәерби авылында гади крестьян гаиләсендә туа.

Минвафа Вафа кызына нибары 11 яшь булганда Бөек Ватан сугышы башлана. Ил өчен иң авыр вакытта ул «Алга» колхозында төрле эшләрдә эшләгән, шул ук вакытта укуын дәвам итеп, урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлаган.

Сугыштан соң Минвафа Гарипова шул ук колхозда хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. Аннары ул «Столбище» хуҗалыгында эшли, лаеклы ялга чыкканчы «Хәерби» совхозында склад мөдире булып хезмәт куя. Юбилярның гомуми хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә.

Ире Шамил Гариф улы Гарипов «Хәерби» совхозында фуражир булып эшли. 51 ел бергә гомер итү дәверендә ирле-хатынлы Гариповлар биш кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның кайберләре лаеклы ялда, ә кемдер эшләвен дәвам итә: кем укытучы, кем кассир, ә кемдер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әйдәүче белгеч. Минвафа Вафовнаның гаиләсе зур: алты оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Юбиляр хезмәттәге казанышлары өчен юбилей медальләре белән бүләкләнгән, эшеннән күпсанлы рәхмәт хатлары бар, «Хезмәт ветераны» һәм «Тыл хезмәтчәне» исемнәренә лаек булган.

Юбилярга котлау сүзләре белән Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов мөрәҗәгать итте.

-Киләчәк буын хакына хезмәт итеп, лаеклы үткән катлаулы тормыш юлы өчен сезнең алда баш иябез. Сезгә нык сәламәтлек, якыннарыгызның аңлавын, тормышыгызда шатлыкларның күбрәк булуын телим. Юбилеегыз белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев