Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гавриил Державинга 278 яшь

Лаеш ел саен үткәрелә торган Державин исемендәге шигърият бәйрәмен кабул итте

Кичә Лаеш төбәгендә туган бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның 278 яшьлеген билгеләп үттеләр.

Бәйрәм Казанда башланды, язучылар, мәдәният эшлеклеләре һәм шигърият сөючеләр Лядской бакчасында Гавриил Державин һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Әмма төп тантаналар традиция буенча Лаеш районында узды.

Фестивальдә катнашучылар Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда бөек якташыбызга багышланган даими экспозициядә булдылар. Музей директоры Фәридә Мортазина Гавриил Романовичның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде һәм музей фондларына яңа кайткан экспонатлар белән таныштырды.

Әдәби-музыкаль фестивальне бөек шагыйрь исемен йөртә торган мәйданда үткәрделәр. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская мөрәҗәгать иттеләр.

Фестивальнең төп вакыйгасы Г.Р.Державин исемендәге Республика әдәби премиясе лауреатын бүләкләү булды. Быел абруйлы бүләк «Правительницы Казани»: «Нурсолтан», «Гаухаршад», «Сююмбика» трилогиясе өчен Ольга Ивановага тапшырылды. Романнар рус телендә Татарстан китап нәшриятында 2017-2020 елларда басылып чыккан. Шулай ук Ирада Хафизҗановна районның алдынгы мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

-Беренче юлларны язудан алып китаплар чыгаруга кадәр узган 30 елга якын вакытның шундый әһәмиятле вакыйга белән тәмамлануына мин бик шат, - дип фикерләре белән уртаклашты 2021 елгы Державин премиясе лауреаты. - Китап укучыларда туган җир тарихы белән кызыксыну уяну сөендерә, чөнки Державин үзе туган якка мәхәббәт һәм тугрылык турында бер генә тапкыр сөйләмәде бит. Мин китап битләрендә кызыклы тарихны чагылдырырга тырыштым һәм бу тема өстендә эшләүне алга таба да дәвам итәм.

Шигърият бәйрәмендә Гавриил Державинның һәм Татарстанның хәзерге шагыйрьләренең рус, татар, чуаш телләрендә шигырьләре яңгырады. Мәсәлән, шагыйрь һәм тәрҗемәче Евгений Турухан үзенең Державин шигырьләрен чуаш теленә тәрҗемәсен тәкъдим итте. Ә Кече Елга мәктәбе укучылары Искәндәр Галиуллин, Замирә Мирһаҗева, Зөһрә Хисамова Ренат Харис тәрҗемәсендә «Ласточка» («Карлыгач») шигыре белән чыгыш ясадылар. «Каравон» һәм «Русская душа» фольклор ансамбльләре сүзләрен Державин үзе язган «Пчелка золотая» җырын башкардылар. Шигырь бәйрәмендә Г.Тукай исемендәге Татар филармониясенең филармоник музыкаль-әдәби лекторие солистлары башкаруында классик романслар яңгырады.

Безнең районда инде 15 елдан артык «Старик Державин нас заметил» дигән иҗади конкурс үткәрелә. Ел саен Лаеш укучылары иҗади эшләр тудыралар, ә кырыс жюри аларның иң яхшыларын сайлап ала. Үзәк китапханә директоры Любовь Кузьмина Лаеш районы мәктәпләре укучыларын грамоталар һәм китаплар белән бүләкләде.

Державин фестивале-2021 тәмамланды, әмма Гавриил Романовичның мирасы инде берничә йөз ел яши һәм шагыйрьләрне рухландыруын дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев