Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү көнен зурлап үткәрдек

Лаеш районында яшәүчеләр һәм шәһәребез кунакларын концертлар, тематик күргәзмәләр, авиашоу һәм салют көтте.

Автор фотосы

Собор мәйданы һәм Җиңү паркы Лаешта Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыннары булды.

Мактаулы кунакларны Җиңү паркында сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр сөйләгән Лаеш мәктәпләре укучылары каршылады. Г Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина герой якташларыбыз – басуларда, урман кисүдә көнне төнгә ялгап хезмәт куйган кешеләребез турында сөйләде. Район башлыгы Илдус Зарипов һәм ТР ҮСК рәисе Андрей Кондратьев Җиңү көненә  багышланган бизәкләр ясау буенча осталык сәгатендә катнаштылар.

Собор мәйданында бәйрәм кунаклары солдат боткасыннан авыз иттеләр, Бөек Ватан сугышы елларында районыбыз тормышы белән таныша алдылар – шәһәр һәм авыл халкы ничек яшәгән, ничек эшләгәннәр һәм укыганнар. Ачык һавадагы күргәзмәне тере композицияләр музее дип атарга да була иде – чөнки монда ул чордагы җансыз экспонатлар куелган. Һәр композицияне сугыш чорындагы аерым бер җырга багышлаганнар, мәсәлән, “Синий платочек”, “Журавли” һәм шул ук “День Победы”. Соңгы җырны барысы бергә башкарды – бу кояшлы көндә монда килгән мәктәп балалары, мәдәният хезмәткәрләре, мактаулы кунаклар һәм бәйрәмгә килгән якташларыбыз.

Тантаналы концерт театральләштерелгән прологтан башланды. Анда сугышның совет халкының тыныч тормышын бозуы, дошманга каршы сугышка китүчеләр турында бәян ителде. Тамаша барышында Бөек Ватан сугышы геройлар һәм Туган илебезне саклаучы хәзерге буын арасында элемтә булуы сизелде.

Ә аннан тамаша күктә булды. L-39 “Албатрос” реактив самолетлары очучыларының күрсәтмә чыгышлары шәһәр халкына зур бүләк булды. Аңа Лаеш техник-икътисад техникумы директоры Эльвир Якупов җитәкчелек итте. ЛТЭТ каршында авиация укыту үзәге эшли – ул Россиядә бу самолетларга хезмәт күрсәтүгә хокук бирә торган бердәнбер учреждение. Югары пилотаж осталары “Русь” пилотаж төркеменнән Константин Тимофеев һәм Михаил Колле һавада катлаулы фигуралар күрсәттеләр: “Мертвая петля”, “Петля Нестерова”, “Переворот Иммельмана”, “Штопорная бочка” һәм башкалар. Тамашачылар аларны таң калып күзәттеләр. Кунакларның күбесе бу трюкларны видеога төшерде. Самолетлар артык биектә очмадылар, тамашачыларны двигательләр гөрелтесе белән җәлеп иттеләр.

Аннан соң концерт үзе башланды – матур, үзенчәлекле һәм бай программа. Сәхнәдән сугыш һәм тынычлык турында, солдат әниләре һәм тыл хезмәтчәннәре турында җырлар яңгырады. Тамашада яшь артистлар – бию коллективларына йөрүчеләр дә катнашты. Чыгышларны алкышларга күмделәр.

Кич белән Собор мәйданында тагын бер концерт булды, ә бәйрәм тантанасы гадәттәге салют белән тәмамланды.  Төнге күккә уннарча салют залпы җибәрелде, алар өскә очып күкне яшел, кызыл, сары һәм ак төсләр белән яктыртты. Боларның барысын лаешлылар “Ура” кычкырып кабул иттеләр.

ФОТО:

http://laishevskyi.ru/news/obschestvo/laishevtsy-sobralis-na-mitinge-posvyashchennom-dnyu-pobedy

http://laishevskyi.ru/news/kultura/na-sobornoy-ploshchadi-glaishevo-idet-kontsert-posvyashchennyy-dnyu-pobedy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү көнен зурлап үткәрдек