Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдус Зарипов Алексей Кармачевны юбилее белән котлады

Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов Ташкирмән авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Алексей Степанович Кармачевны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Ул Ташкирмәннең иң өлкән кешеләренең берсендә булды һәм аңа бик күп җылы сүзләр әйтте.

- Хөрмәтле Алексей Степанович! Тормышыгызда истәлекле вакыйга – 90 яшь тулу уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Сезнең үткәнегездә зур һәм лаеклы тормыш. Фидакарь хезмәтегез белән Сез туган районыбыз үсешенә зур өлеш керттегез, - дип билгеләп үтте Илдус Зарипов. - Сезнең күпьеллык намуслы хезмәтегез үз эшегезгә бирелгәнлек, түземлек һәм сабырлык үрнәге булып тора. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер һәм байлык-муллык телим!

Алексей Степанович 1930 елның 22 маенда Ташкирмән авылында туа. Күп балалы гаиләдә дүрт бала үсә. Алексей Степанович - иң кечкенәсе. Аңа ике генә яшь булганда әнисе вафат була, шуңа күрә ул аны бөтенләй хәтерләми. Әтисе икенче тапкыр өч баласы булган хатын-кызга өйләнә. Шуңа күрә Алексей һәм аның абый-апалары өлкән апасы Агафьяның карамагында кала. Алексей нибары ике сыйныф кына тәмамлый.

Аның хезмәт эшчәнлеге 12 яшендә башлана: 1942 елда көтүче булып эшли башлый. 1950 елда армиягә алына, Кытай чигендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң ташчы, балта остасы, мич чыгаручы була. Леспромхозда хезмәт куя, Лаеш балык заводының Ташкирмән балык участогында балыкчы, аннан склад мөдире була. Лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы елларда "Мишә" совхозында экспедитор булып эшли. Гомуми хезмәт стажы 38 ел.

1954 елда Алексей Степанович Ташкирмән урта мәктәбендә җыештыручы булып эшләгән Мария Андреевнага өйләнә. Кызганычка каршы, 2005 елда ул вафат була. Ирле-хатынлы Кармачевлар бергә 51 ел гомер итәләр. Өч ул тәрбияләп үстерәләр. Алексей Степанович Кармачев килене Любовь Гурьевна (уртанчы улы Павелның тол хатыны) белән яши. Ул җиде оныгы һәм унике оныкчыгы өчен яраткан һәм хөрмәтле бабай. Хезмәттәге казанышлары өчен Алексей Степанович юбилей медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев