Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдус Зарипов: егетләр чын ир-атлар булып кайтачак

Лаеш районы җитәкчесе чакырылыш комиссиясен җитәкләде. 18дән 27 яшькәчә тагын биш егет якын арада илнең кораллы көчләрендә хезмәт итәргә китәчәк.

Район Советының кече залында чакырылыш комиссиясе җыелды. Аны Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов җитәкләде.

Районның хәрби комиссары Александр Афанасьев монда катнашучыларга җыелышның максаты турында сөйләде.

- Чираттагы биш призывник коры җир, һава-десант гаскәрләрен һәм хәрби-космик көчләрне тулыландыру өчен чакырылыш комиссиясе узачак, - дип сөйләде район хәрби комиссары. - Чакырылыш комиссияләрен үткәргәндә, гамәлдәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә кертелгән куркынычсызлык режимы катгый үтәлә, даими рәвештә дезинфекция ясала. Яшь кешеләрне республика хәрби комиссариатының җыелу пунктына илткән вакытта да шушы ук чаралар үткәрелә.

Район җитәкчесе Илдус Зарипов яшьләргә сораулар бирде, аларның нинди төр гаскәрләргә өстенлек бирүе белән кызыксынды. Призывниклар хәрбиләрчә төгәл җавап бирергә тырыштылар.

Александр Юрьевич сүзләренә караганда, беренче чакырылыш комиссиясе 1 июньдә үк булган һәм дүрт егет хезмәт итү урынына киткән инде. Бу юлы чакырылган биш егет гамәлдәге армиягә 14 июньдә китәчәк.

Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Дина Фадеева сөйләгәнчә, махсус режим кертелүгә бәйле рәвештә кичектерелгән язгы чакырылышка 29 кеше эләгә. Чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

- Егетләр бер ел гына хезмәт итсәләр дә, бу алай ук гади түгел, - дип нәтиҗә ясады район җитәкчесе. - Аның каравы, алар чын ир-атлар булып кайтачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев