Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары!

​​​​​​​Укытучылар көне уңаеннан чын күңелдән котлау кабул итегез!

Безнең хәр кайсыбыз балачакта укучы булды. Нәкъ шуңа да бу бәйрәм бөтен халык бәйрәме. Укытучы- ул хөнәр генә түгел, аны гомер-гомергә югары хөрмәткә ия булган дәрәҗәле эш. Укытучы безнең өчен- өлкән иптәш, остаз һәм якын кеше. Ул белем биреп кенә калмый, ә тормыш турында эстетик караш тәрбияли, яшәү рәвешен ачарга һәм тормышка ашырырга ярдәм итә.

Лаеш районында үз һөнәрләренә гашыйк, бурычларына тугырылыклы, кечкенә ватанннарының патриотлары булган искиткеч укытучылар яшиләр һәм эшлиләр. Хәр белем бирү оешмасы балаларга белем биреп кенә калмый, ул аларның икенче өе. Алар анда якшыны яманнан аерырга, намуслы булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә,  туган як төбәген яратырга тәрбияләнәләр.

Хәзер дә эшләрен давам итүче ветераннарга аеруча зур рәхмәт. Сез яшь укытучылар өчен үз хөнәрегезгә бирелгәнлелегез белән үрнәк булып торасыз.

Укытучалрга тырыш хезмәтләре, сайлаган хөнәрләренә чиксез тугрылыклы булып калганнары өчен зур рәхмәт. Сезнең түземле, игелекле һәм көндә башкарган авыр хезмәтегез каршында баш иям. Бәйрәм көннәре сезгә күңел күтәренкелеге, җылы котлаулар, хезмәттәшләрегез һәм укучылырыгыздан изге теләкләр алып килсен. Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм, эшегездә уңышлар, тормышыгызда иминлек телим!

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X