Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көзге призыв: Коронавирус юлына киртә куелган

​​​​​​​2021 елның 1 октябрендә илдә көзге призыв башланды.

Лаеш хәрби комиссариатында бу чара ничек оештырылган? Без хәрби комисар Алеександр  Афанасьев белән әнгәмә уздырдык.

Александр Юрьевич, кем призывка лаек?

-Бу яктан бернидә үзгәрмәде. 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге, хәрби исәптә торучы яки торырга тиешле һәм хәрби хезмәткә чакырылудан азат итү яки кичектерү хокукы булмаган ир-атлар чакырылырга тиеш. Моннан тыш, югары һәм урта һөнәри белемле, хәрби исәпкә алу белгечлегенә ия яки якын булганнарда бу исәпкә керә.

Призывникларны һәм ата-аналарны ковидка каршы көрәш чараларының үтәлү мәсьәләсе борчый.

-Районның хәрби комиссариатында коронавирус инфекциясенә каршы тору һәм аны таратмау буенча чаралар комплексы кабул ителде. Алар медицина һәм чакырылыш комиссияләрен үткәргәндә катгый рәвештә үтәләчәк. Барьер контроле гамәлгә ашырыла. Сулыш органнарын яклау чаралары, перчаткалар, бахиллар, дезинфекция чаралары, контактсыз термометр, бүлмәне кварцлау өчен приборлар әзерләнгән. 37 градус һәм аннан да югары температуралы гражданнар хәрби комиссариатка кертелмиячәк.

Бу короновирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә бер юнәлеш. Ә тагын берәр нәрсә каралдымы?

-Районның хәрби комиссариатында штатсыз дезинфекция командасы булдырылды, медицина постының эш тәртибе билгеләнде, хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең эш регламенты төгәлләнде, хәрби хезмәткә чакырылучыларның хәрәкәт итү схемасы төзелде. Призывниклар белән эшләү прививкасы булган яки күптән түгел генә ковид белән авырган белгечләргә генә мөмкинлек биреләчәк. 2021 елның көзге призывның иң мөһим бурычларының берсе-короновирус таралуга юл куймаска.

Ә безнең призывникларны армиягә кайчан озатачаклар?

-Хезмәт итү урыннарына озату октябрьнең 20 нче числосында башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Көзге призыв: Коронавирус юлына киртә куелган

2
X