Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш: 2020 елда кайда, нәрсә төзү планлаштырыла

Соңгы биш елда Лаеш сизелерлек яхшырды. Район үзәген төзекләндерү буенча эшләр быел да дәвам итәчәк.

Район җитәкчесе Илдус Зарипов, шәһәр Советы депутаты Виктор Арефьев һәм район газетасы редакторы Денис Суханов белән берлектә шәһәребезне йөреп чыктылар. Аны карау вакытында кайда, нәрсәне үзгәртү турында сүз барды.

Лаеш балалар сәнгать мәктәбе яныннан сукмак салганнар – аның буенча кешеләр Беренче май урамыннан 2нче мәктәпкә, автовокзалга, банкка, челтәр кибетләренә баралар. Шуңа күрә бу ике урамны тоташтыручы җәяүлеләр юлы кирәк дигән фикергә килделәр. “Ак Барс” банкы һәм янәшә торган йортлар арасыннан җәяүле зона ясау ниятләнә. Ә “Үзәк” ТИҮ откан грантка бу микрорайон территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

Аннан комиссия безнең данлы яр буена юл алды. Монда да анык тәкъдимнәр яңгырады: комлыкка берничә баржа ком китерү зарур, чөнки аның бер өлешен Кама суы юган, яр буенда төннәрен хулиганлыкларга юл куймау өчен каравыл булдыру кирәк.

Чираттагы карарлар да район һәм шәһәр хакимиятләренең кешеләр өчен эшләвен раслый. Декабристлар\Беренче май чатыннан Беренче май урамы буйлап өскә киткән юлны асфальтлау планлаштырыла.

Беренче май урамыннан асфальт юл “Кама” спорт комплексын быел төзеләчәк боз сарае белән тоташтыра. Ә Юбилейная урамы буенча - икмәк заводыннан мәчеткә кадәр һәм челтәр кибеткә кадәр җәяүлеләр өчен асфальт юл салу ниятләнелә. Планда машина хәрәкәте зур булган Сәйдәшев урамы юлын киңәйтү дә бар: монда “Рябинка” балалар бакчасы, мәчет, челтәр кибет, чаңгы базасы тыгыз урнашкан, тулы күп катлы йортлар микрорайоны үсеп чыкты, экстрим-парк төзиячәкләр. Сүз уңаеннан, аны төзү өчен барлык кирәкле эшләр башкарылган.

1нче гимназиядән Зеленый тыкрыгы буенча Ленин урамына кадәр шәһәр халкына һәм бу мәктәп укучыларына уңай булсын өчен тротуар ясарга тәкъдим иттеләр.

Чернышевский урамында хәзер тузган бина торган урында үзәк китапханә төзү планлаштырыла. Горький паркы каршында ике иске бина бар иде. Беркадәр вакыттан алар урынында күп катлы йортлар булачак.

Кыштан соң шәһәрнең асфальт юлларында чокырлар күренде. Җир җылынгач чокырлар ремонтланачак. Базар мәйданы да асфальтланачак.

Күрүебезчә, район үзәген төзекләндерү буенча план тынчу кабинетта түгел, ә чынбарлыктагы хәлләрдән чыгып кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев