Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы башлыгы сайланды

Лаешта дүртенче чакырылыш Лаеш муниципаль районы Советының беренче оештыру утырышы булды.

Район Советының беренче сессиясе 2020 елның 23 сентябрендә район мәдәният йортында узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова; Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, районның мактаулы гражданы Борис Кузнецов; Социалистик Хезмәт Герое, районның мактаулы гражданы Фидүс Әсхәдуллин; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты, «Казан май комбинаты»ның директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин һәм башкалар утырыш кунаклары булды. Сессиядә шулай ук Лаеш районы депутатлары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.

Сессиядә Лаеш районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре, район Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату, район башлыгын һәм аның урынбасарын сайлау, район Советының даими комиссияләре турында мәсьәләләр каралды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Лаеш муниципаль районы башлыгы вазифасына бертавыштан Илдус Зарипов сайланды. Яңа сайланган район башлыгы җыелганнар алдында ант бирде: «Миңа йөкләнгән район башлыгы вазифаларын башкарганда, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен һәм законнарын, Лаеш муниципаль районы Уставын үтәргә, район халкының иминлеген тәэмин итү, кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау өчен бөтен белемнәремне һәм көчемне куярга ант итәм».

Район башлыгы урынбасары вазифасына Татьяна Борһанова кандидатурасы тәкъдим ителде, аны депутатлар хуплады. Шулай ук бертавыштан район Советының икътисади үсеш, социаль мәсьәләләр, ветераннар һәм яшьләр эшләре, җирдән файдалану һәм төзелеш, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча даими комиссияләрен төзүне яклап тавыш бирделәр.

Илдус Зарипов утырышта катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм барысына да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уртак һәм уңышлы эштә иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев