Лаеш районының барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау белән котлыйбыз
Көн темасы

Лаеш районының барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау белән котлыйбыз

Районда иң тыныч Соңгы кыңгырау онлайн уза. Балаларының укуы тәмамлануга барыннан да бигрәк әти-әниләре шатлана.

Чираттагы уку елы тәмамланды, әмма ул гомуми белем бирүнең вакытлыча яңа формасыөйдә уку белән бәйле рәвештә озакка истә калачак.

Балаларының укуы тәмамлануга барыннан да бигрәк аларның әти-әниләре шатлана. Чөнки аларның барысына да күпмедер дәрәҗәдә өстәмә рәвештә укытучы квалификациясе алырга туры килде, бигрәк тә беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына.

Кызганычка каршы, 2020 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының бәйрәм линейкасы булмый, тик алар актив рәвештә смс-хәбәрләр һәм бәхетле елмаючы йөзләренең фотосурәтләре белән алмаша. Бары тик мәктәп тәрәзәләрендәге шарлар аппликациясе генә бәйрәм турында искә төшерә.

Балалар һәм ата-аналар яраткан укытучыларын сагыналар. Бәхетле очрашу бу елның 1 сентябрендә үк булыр дип көтелә.

Барыгызны да онлайн Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз!


Нет комментариев