Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үлемнән коткаручыларга бүләкләр

Россия Федерациясе эчке эшләр министры, Россия Федерациясе полиция генералы Владимир Колокольцев кешене үлемнән коткарганда батырлык һәм кыюлык күрсәткән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыру буенча тантаналы чара үткәрде.

Чарада Мәскәү, Бурятия Республикасы, Красноярск, Приморск, Ставрополь, Хабаровск крае, Архангельски, Вологда, Калининград, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Тула өлкәләре һәм Татарстан Республикасы вәкилләре катнашты.

Ведомство башлыгы россия полициясенең 300 еллык тарихы батырлык һәм кыюлык үрнәкләренә бик бай дип әйтеп үтте: “Хокук саклаучылар бер вакытта да куркыныч хәлдә каушап калмадылар, өметсез булып тоелган хәлләрдә дә ярдәмгә килделәр. Һәм алар моны бурыч үтәү дип карамадылар, ә йөрәк кушуы буенча башкардылар”.

-Полициядә хезмәт итү – эш кенә түгел, - дип басым ясады министр. – Теләсә нинди хәлдә, очраклы төстә генә дә янәшәдә полицейский булса, гражданнар нәкъ менә аңа карйлар. Һәм ул тиз арада кыю эш итеп бәлагә тарыган кешегә ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен профессионал булу гына җитми. Рухның көчле булуы, кеше хәленә керә белү сәләте, кыю һәм киң күңелле булу да зарур.

Россия ЭЭМ башлыгы килүчеләрне эшкә җаваплы караулары һәм шәхси сыйфатлары өчен рәхмәт белдерде һәм Президент Указын һәм ведомство приказларын укыды. Бүләкләнүчеләр арасында -  Россия ЭЭМның Казан юридик институты курсанты рядовой Екатерина Кинчина бар. Ул Казанның Короленко урамы 50нче йорт ишегалдында кечкенә малайны  автомобиль көпчәкләре астыннан коткарган. Тротуар буйлап барганда полиция хезмәткәре балалар мәйданчыгының икенче ягыннан баланың юлга чыгуын күрә. Бу вакытта аның каршына машина килә. Екатерина Кинчина автомобиль йөртүченең аны туктатырга өлгермәвен аңлый. Шул чакта кыю кыз баланы юлдан читкә этәрә. Ә үзе  имин урынга чыгарга өлгерми. Машина аны бәрдерә, әмма җитди җәрәхәтләр ясамый.

-Сезнең һәркайсыгызны Россиянең лаеклы гражданы, антка һәм үз халкына тугрылыкка нигезләнгән министрлыкның иң яхшы гадәтләрен дәвам итүчеләр дип әйтергә була, - дип билгеләп үтте Владимир Колокольцев. -  Кешеләрне котылгысыз үлемнән йолып калу өчен ир-егетләр белән бертигез кыюлык күрсәткән хатын-кыз коллегаларыбыз ихлас рәхмәтләргә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X