Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөселманнар Корбан бәйрәмен каршы алды

Гайд әл-Әдъха (Корбан гаете) - хаҗ тәмамлануга багышланган бәйрәм.

Иртүк мөэминнәр мәчеткә гает намазына җыелдылар, аннары корбан чалу йоласын үтәделәр.

Корбан бәйрәме Ураза белән беррәттән мөселманнарның иң зур бәйрәме. Аның барлыкка килүе пәйгамбәр Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль белән бәйле. Аллаһ Ибраһим пәйгамбәрне сынап карый: аңа улын корбанга китерергә әмер бирелә. Ибраһим аның әмеренә буйсына һәм улына пычак күтәрә, ләкин шул вакытта яңа әмер ишетә: “Син безнең ышанычны акладың һәм безнең әмерне үтәргә каршы килмәдең. Бу җитәрлек. Без үзебезнең сынауны синең бирелгәнлегең өчен бүләккә алыштырабыз.” (“әс-Саффат” сүрәсе, 105 аят). Улын корбанга чалу корбан хайваны белән алыштырыла, ә Ибраһимга икенче улы – Исхак туу бүләк ителә. Соңрак ул да пәйгамбәр була.

Мөселманнар Корбан бәйрәмен Гарәфә көнне кичке намаздан соң билгеләп үтә башлыйлар. Төн буена алар намаз, Коръән, догалар укыйлар, тәкъбир әйтәләр.

Бәйрәм алдыннан тулысынча юыну кабул ителгән. Иртән иртүк, пөхтә кием киеп, мөселманнар мәчеткә күмәк бәйрәм намазы уку өчен юл тота. Мөэминнәр Коръән укыйлар, имамның корбан чалу йоласының әһәмияте һәм килеп чыгышы аңлатыла торган вәгазьләрен тыңлыйлар.

Бәйрәм көннәрендә якыннарына, дусларына һәм туганнарына бүләкләр ясарга тырышалар. Корбан гаетеннән соңгы көннәрдә, гадәттә, туганнарына һәм якыннарына визитлар ясыйлар, чөнки корбан чалу көннәрендә туганнарда булу бик саваплы санала.

Корбан итен туганнарга, якыннарга, күршеләргә тараталар. Пәйгамбәрнең көрәштәшләре итне өч өлешкә бүлгәннәр: бер өлешен үзләренә калдыралар, икенчесен мохтаҗларга сәдака итеп бирәләр, өченчесен якыннарына бүләк иткәннәр. Корбан чалу өчен бер яшькә җиткән сарык, кәҗә, үгез, сыер һәм буйволлар, биш яшькә җиткән дөяләр (бер кешедән корбан ителә) рөхсәт ителә. Югарыда санап үтелгән хайваннардан тыш, бер генә төр хайван да корбанга чалына алмый.

Корбан бәйрәмен билгеләү өч көн дәвам итә. Аларның теләсә кайсында корбан чалырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X