Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Прививкалар һәм QR-кодлар турында

​​​​​​​Фикер алышына торган тема вакцинация һәм QR-кодлар, алардан башка эре сәүдә үзәкләренә, җәмәгать туклануы нокталарына, мәдәни чараларга һәм кешеләр күп җыелган урыннарга керү мөмкинлеге булмаячак.

Аңлатып үтүен сорап, без Татарстан Республикасының Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча баш дәүләт санитар табибы Ирина Карповага мөрәҗәгать иттек.

-Ирина Николаевна, бүгенге көндә республикада һәм Лаеш районында коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыять нидән гыйбарәт?

-Эпидемиологик хәл аеруча киеренке. Июль аеннан без авырулар санының артуын теркибез. Лаеш районында быелның сентябреннән 2020 елның шушы чоры белән чагыштырганда авырулар санының 1,5 тапкырга артуы билгеләнә. Ә тулаем алганда, сентябрьдә Татарстан буенча узган елның сентябре белән чагыштырганда 2,2 тапкырга күбрәк очрак теркәлгән. ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина мәгълүматлары буенча, 2021 елның августы белән чагыштырганда, укытучылар арасында авыручылар саны 38,5% ка, хезмәткәрләр 19,9% ка, пенсионерлар 11,6% ка арткан. Авырган затларның яшь аралыгында 70% ын эшкә яраклы кешеләр тәшкил иткән. Шул ук вакытта авырулар санының иң югары дәрәҗәсе 60 яшьтән өлкәнрәкләр категориясенә туры килә.

-Шулай итеп, "эпидемиологик күрсәткечләр буенча гражданнарның аерым категорияләренә COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турында"Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитар табибының 2021 елның 11 октябрендәге карары нинди срокларда үтәләчәк?

-8 ноябрьгә кадәр вакцинаның беренче компонентын, ә 6 декабрьгә кадәр икенче компонентны ясатырга кирәк. Мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле гражданнарның барлык категорияләре карарда күрсәтелгән. 9 ноябрьдән бер генә прививкасы да булмаган, ә 7 декабрьдән башлап вакцинациянең тәмамланмаган курсыннан башка хезмәткәрләрне, эпидемиологик иминлек чорына күчкәнче эштән читләштерәләр яки дистанцион режимга күчерәләр.

-Сезнеңчә, мәҗбүри вакцинация кертү артык катгый чара түгелме? Ул ирекле сайлау принципларына каршы килмиме?

-Бу Татарстан Республикасы халкы арасында COVID-19 таралу куркынычы белән бәйле. Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы башка респиратор вирус инфекцияләренең югары дәрәҗәсе фонында күзәтелә. Атна саен республикада авыруның 27 меңгә кадәр очрагы теркәлә. Шул ук вакытта объектларда ковидка каршы чараларны үтәү буенча контроль чаралар үткәрү вакытында без һәр җирдә йомшаруны күзәтәбез. Закон бозучыларның саны 2020 елның сентябрь ае белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан.

-Вакцина белән өзеклекләр булмасмы һәм прививкалар ясатылган һәм авырулар өчен кодлар бирү механизмы эшләнерме?

-Халыкны вакцинацияләү буенча, эш дәвалау учреждениеләре тарафыннан башкарыла. Лаеш районында мондый эшне Лаеш район үзәк хастаханәсе башкара. Вакциналар җитәрлек күләмдә. Бөтен кешегә дә җитәчәк. QR-код алу өчен алдан "РФ Дәүләт хезмәтләре" порталында теркәлергә, аннан соң күпфункцияле үзәктә яки Россия почтасында хисап язмасын расларга кирәк. Ә вакцинаның икенче компонентын керткәннән соң, якынча бер тәүлек эчендә порталда үз сертификатыңны күрергә мөмкин. Чирләп терелүчеләр үзләрен - авыручылар регистрында эзләргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X