Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасында, мәктәптә һәм хастаханәдә булды

Лаеш районына визит барышында ТР Президентын яңа балалар бакчасындагы эш, мәктәп туклануы һәм COVID-19 белән авыручыларга ярдәм итү кызыксындырды.

Рөстәм Миңнеханов Усадыдагы «Акыллы балалар» балалар бакчасында, ә Лаешта - Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге мәктәптә, район үзәк хастаханәсендә һәм «Таттехмедфарм» дәүләт челтәре даруханәсе булды. Аны район башлыгы Илдус Зарипов озатып йөрде.

Усадыда Президентка 260 урынга исәпләнгән «Акыллы балалар» балалар бакчасы эше һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләделәр. 14 яшь төркеменнән - алтысы 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге сабыйларны кабул итә. Аз мобиль кешеләр өчен лифт бар. Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасын төзү 2019 елның ноябрендә башланды һәм ул 2020 елның августында тәмамланды.

Лаеш үзәк район хастаханәсендә дәрәҗәле кунак лабораторияне һәм ике бүлекне карап чыкты: кабул итү бүлеген һәм ашыгыч ярдәм бүлеген. Баш табиб Елена Коробова хастаханә базасында коронавирус белән авыручылар өчен оештырылган госпиталь эше турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов медикларның хезмәт шартлары, саклау костюмнарының тулы күләмдә булуы, федераль түләүләрнең вакытында түләнүе белән кызыксынды. ТР Президенты медперсонал белән очрашуда аларның мөһим миссия башкаруын билгеләп үтте һәм аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Таттехмедфарм» дәүләт челтәренең даруханә пунктында Президент медикаментлар җитәрлекме, дип кызыксынды. Моңа ул уңай җавап алды. Республика җитәкчесенә коронавирус белән авыручыларга даруларны волонтерлар китерүе турында хәбәр иттеләр.

Президент Рөстәм Миңнеханов башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү проектын гамәлгә ашыру белән Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге мәктәп мисалында танышты. Ашамлыклар ассортименты һәм продуктларның сыйфаты буенча сораулар бирде. Төшке ашны мәктәп менюсыннан татып караганнан соң, канәгать калды. Аннары укучылар һәм педагоглар белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов маршрутының Лаештагы соңгы ноктасы Боз Аренасы булды, Татарстан Президенты нәкъ ул ачылуга килде дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев