Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ТАССРга 100 ел

Сезне чын күңелдән республикабызның бер гасырлык юбилее белән котлыйм!

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезне чын күңелдән республикабызның бер гасырлык юбилее белән котлыйм!

Нәкъ йөз ел элек Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы декреты белән Автоном Татарстан Совет Социалистик Республикасы төзелү игълан ителә. Бу тарихи вакыйга Татарстан территориясендә яшәүче барлык халыклар язмышында зур роль уйнады, милли мәдәният һәм төбәк икътисады үсешенә хезмәт итте.

Лаеш районы республиканың динамик үсүче районнарының берсе булып тора. Көндәлек тырыш хезмәт нәтиҗәсендә Лаеш төбәге сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында, социаль өлкәдә, мәгариф, мәдәният һәм спортта уңышка ирешә. Безнең районның тарихы бай, кабатланмас традицияләре, хезмәт сөючән, хуҗалыкчан һәм зирәк кешеләре бар.

Туган як үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертеп, лаешлылар авыллар, шәһәр, район һәм республика тарихын нәкъ менә үзләре язу белән горурлана алалар. Без, үткәнне онытмыйча, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, аның белән безне хыяллар, планнар һәм өметләр бәйли.

Барыгызны да ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм! Сәламәтлек, озын гомер, уңышлар, иминлек һәм иң изге теләкләрнең тормышка ашуын телим.

Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Зарипов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев