Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Борис Кузнецов белән хушлашты

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры залында кайгылы тынлык торды.

Денис Фролов фотосы

Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов белән хушлашырга йөзләрчә кеше килгән.

13 ноябрьдә узган гражданнар панихидасын республика телеканаллары туры эфирда трансляцияләделәр. Саубуллашу тантанасы сәгать 10га билгеләнгән иде, ләкин кешеләр опера һәм балет театрына ике сәгать алдан килә башлады.

Борис Кузнецов белән хушлашырга килүчеләр арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, республика министрлыклары, ведомстволары һәм районнары башлыклары бар иде. Хәрбиләр күп, каравылда кадетлар торды. Лаеш районыннан зур делегация килде.

Матәм тантанасы башында Россия Президенты Владимир Путин исеменнән мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу телеграммасын укыдылар.

- Борис Кириллович Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган легендар фронтовиклар буынының күренекле вәкиле булды, - диелә Россия Федерациясе Президенты хәбәрендә.

Рөстәм Миңнеханов геройның туганнарына һәм аны белгән барлык кешеләргә мөрәҗәгать итте:

- Легенданы соңгы юлга озатабыз. Борис Кириллович Кузнецов - республикабызның гына түгел, бөтен илнең горурлыгы булган кеше. Ул безнең республиканы барлык җитди чараларда тәкъдим итте, Җиңү парадларында катнашты. Аны өлкәннәр дә, балалар да яратты, чөнки ул уникаль кеше иде. Бу безнең республика өчен гаять зур югалту.

Сугыш ветеранының туганнары исеменә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапиннан телеграммалар килде.

 

Советлар Союзы Герое «Алтын Йолдыз»ыннан тыш, Борис Кузнецов 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Ленин һәм Кызыл Байрак орденнары һәм башка дәүләт, ведомство, республика һәм иҗтимагый орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Лаеш районының Мактаулы кешесе булды.

 

Барлык чыгыш ясаучылар Борис Кузнецовның оптимизмын, яшьләр белән очрашуларда аның матур һәм эмоциональ чыгышларын билгеләп үттеләр. Позитив, төз гәүдәле, ул олы яшьтә дә ир-ат эталоны иде.

— Без Борис Кириллович янына гыйнвар һәм март айларында, пандемиягә кадәр килдек, - дип хатирәләре белән уртаклашты Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина. - Ул ничек яралануы турында сөйләде, ә балалар аңа үз эшләрен бүләк иттеләр. Борис Кириллович күңеле белән яшь иде һәм файдалы киңәшләрен бирде. Барысы да күз алдында әле, аның китүенә ышанып булмый. Тыныч йокласын!

Хушлашу тантанасыннан соң, Борис Кузнецов гәүдәсе салынган табутны БТРга урнаштырдылар, аны республика кешеләре белән берничә автобус озатып барды. Татарстандагы соңгы Советлар Союзы Героен Арча зиратында җирләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X