Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укуны тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар

​​​​​​​Матур итеп киенгән элекке унберенче сыйныф укучыларына һәм аларның укытучыларына Лаешта Державин мәйданында Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Иң талантлыларны һәм хезмәт сөючеләрне, белем алуда аеруча уңышларга ирешкән чыгарылыш укучыларын ел саен хөрмәтләү яхшы гадәткә әйләнде. Аларның исемнәре  киләчәк буыннарына үрнәк булган укучыларны зурладылар.

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков мәктәп тәмамлаучыларны котлады һәм аларга укуда ирешкән уңышлары, 2022 елда бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләре һәм олимпиадаларда һәм бәйгеләрдә актив катнашулары өчен район башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырды.

Укучыларда белемгә тартылу уяту, аларны иге-чиге булмаган фән дөньясына җәлеп итү һәм зур уңышларга ирешүдә ярдәм итү тәҗрибәле һәм квалификацияле остазларга гына хас. Лаеш районы педагогларын аларның укучылары уңышлары өчен билгеләп үттеләр.

Бәйрәм чарасында укуны тәмамлаучыларның әти-әниләре һәм дуслары катнашты. Ата-аналар исеменнән Иван Алешин кичәге тынгы белмәс укучыларга белем биргән мәктәпләр педагогларына рәхмәт белдерде. Ул олыгайган балалар характерларын ныгытудагы һәм һөнәр алу юлын билгеләүдәге тырышлыкларын әйтеп үтте. Район мәгариф идарәсе начальнигы Лия Хәсәенова аларны имтиханнарны уңышлы тапшырулары һәм аттестатлар алулары белән котлады. Ул балаларга һөнәр һәм тормыш юлы сайлауда уңышлар теләде.

Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбен тәмамлаган Егор Алешин педагогларга һәм әти-әниләргә җавап сүзе белән чыкты. 2022 елгы барлык чыгарылыш укучылары исеменнән ул район җитәкчелегенә лаеклы һәм сыйфатлы белем алу, үз сәләтләреңне өстәмә белем бирү системасында тормышка ашыру, олимпиадалар, конкурслар, фестивальләрдә катнашу, шулай ук районның балалар оешмалары эшчәнлеге кысаларында лидер булу сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирүләре өчен рәхмәт әйтте.

-Мәктәп безнең икенче өебезгә әйләнде. Һәм бу безнең укытучылар хезмәте. Таләпчән, җитди, киң күңелле. Без 11 ел дәвамында безнең янәшәдә булган, төпле белем биргән һәм булачак һөнәрләрне сайлауда ярдәм иткән барлык укытучыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Кадерле педагоглар, сезгә хезмәтегез һәм түземлегегез, игътибарыгыз һәм сизгерлегегез, безне яратуыгыз өчен рәхмәт. Сезнең профессоинализмыгыз һәм якын кешеләр ярдәме безгә укуда зур уңышларга ирешүдә булышты.

Безнең яраткан әти-әниләребез! Бүген безнең өчен генә түгел, сезнең өчен дә мөһим вакыйга, сезнең ярдәм, игътибар, ярату безгә кыен мәктәп сынауларын үтәргә булышты. Безне алда күп сынаулар көтә, әмма без аларны сезнең ярдәм белән җиңә алуыбызга ышанабыз.

Кадерле мәктәп тәмамлаучылар! Безне алда мөһим карарлар, кыю гамәлләр, кайбер кыенлыклар, көтелмәгән сюрпризлар тора. Тормышның безнең “бүгенге” булуын истә тотыгыз. – Безнең һәр кайсыбыз үзенчәлекле. Һәр кайсыбызга күңелле сюрпризлар, кызыклы вакыйгалар һәм өметле танышулар юлдаш булсын. Киләчәк белем алуыбыз да җиңел, дуслык - хыянәтләрсез, җиңүләр - югалтуларсыз булсын! Барыгызга иминлек һәм уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Укуны тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырдылар