Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары һәм хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Педагогик эшчәнлек зирәклекне һәм күңелнең яшьлеген, креативлыкны һәм гаять зур энергияне, катгыйлыкны һәм игелеклелекне үз эченә ала. Сез, башка беркем булдыра алмаганча, үз укучыларыгызны танып белү процессына җәлеп итә һәм һәр бала йөрәгенә ачкыч таба беләсез.

Укытучы сүзләре һәрберебез өчен фән һәм белем дөньясының яңа офыкларын ача. Сез - үз эшегезнең чын осталары, укучыларга күңелегезнең бер өлешен бирәсез. Сезнең ярдәм белән мәктәп укучылары һәр мизгелдә игелекне һәм матурлыкны күрергә өйрәнәләр, һәм үз идеяләрен шатланып һәм илһамланып тормышка ашыра башлыйлар.

Сезнең эш - ул гади генә хезмәт түгел - ул иң чын сәләт. Сез - безнең районның алтын фонды, таянычы һәм горурлыгы!

Кадерле укытучылар, сезнең авыр хезмәтегез өчен сезнең алда баш иябез. Күңел җылыгыз, зирәклегегез, гаделлегегез һәм бөек сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Үз эшегез белән мөмкин кадәр күбрәк буыннарны сөендерегез! Сезгә даими һөнәри үсешегездә уңышлар, гаилә иминлеге, нык сәламәтлек, тынычлык һәм татулык, өметләрегезне аклый алырлык рәхмәтле һәм максатчан укучылар телим!

Лаеш муниципаль районы башлыгы И.Ф.ЗАРИПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев