Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урманнарны юк итүгә җәза бирелә

Экологик системага килгән кебек, урманнарга китерелгән зыянны каплату күләме урманнарга хас булган табигать үзенчәлекләре һәм урман утыртмаларына килгән зыянга карап билгеләнә.

-Ут белән саксыз эш итү яки башка куркыныч чыганаклар  нәтиҗәсендә урман утыртмаларын һәм башка утыртмаларны юк итү өчен РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе 1 өлеше буенча җавап бирергә туры киләчәк, - дип аңлаттылар Казан районара табигать саклау прокуратурасында. – Бу җинаять өчен 400 000 сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү, 3 елга кадәр төзәтү эшләре, яки 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү формасында җәза бирелә.

Зыян зур булганда (50 000 сумнан артканда) РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе 2 өлеше буенча 500 000 сумга кадәр штраф, 480 сәгаьткә кадәр мәҗбүри эшләр, 2 елга кадәр төзәтү эшләре, 4 елга кадәр мәҗбүри эшләр, 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

 Урман һәм башка утыртмаларга ут төртү яки пычрату нәтиҗәсендә яки башка тискәре тәэсир итү нәтиҗәсендә юк итүгә иң кырыс җәза бирелә. Закон бозучыларга РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе 3 өлеше буенча 1 000 000 сум штраф, 500 000 сумга кадәр штраф белән 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирелә.

-2002 ел 10 гыйнвар “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”гы №7-ФЗ Федераль законының 77 маддәсе буенча әйләнә-тирә мохиткә юридик һәм физик затлар тарафыннан китерелгән зыян законнарга ярашлы төстә тулысынча капланырга тиеш, - дип йомгакладылар табигать саклау прокуратурасында. -  Мондый зыян күләмен билгеләү алымнары һәм таксалар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 ел 29 декабрь карары белән расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев