Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәйге ял тиешле дәрәҗәдә оештырылган

Татьяна Ларионова: «Барлык лагерьлар да төрле, әмма аларны бер нәрсә берләштерә - һәркайда бәхетле балалар».

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Лаеш районы лагерьларында коронавирус таралуны кисәтү чаралары үтәлүен, балаларның иминлеге ничек тәэмин ителүен тикшерде.

Татьяна Ларионова Иске Пристаньдагы «Липки» һәм «Чайка», Троицкий һәм Орел поселокларында «Звездный» һәм «Юнитур» сәламәтләндерү лагерьларында, Матюшинода «Волга» Яшьләр үзәгендә булды.

- Безнең визитыбыз Президент Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән дә бәйле. Президент киңәшмәсендә билгеләнгән мәсьәләләрне карадык, - дип аңлатты тикшерү сәбәбен ТР Дәүләт Советы депутаты. - Без биредә бу мәсьәләләрнең хәл ителүен күрдек. Туклану буенча кайбер кисәтүләр бар. Әмма бу быел рекорд куйган эсселек белән бәйле. Яшелчә һәм хәтта бәрәңге саклауның аерым шартлар таләп итүн фаразлау кыен булды.

Парламентарий балаларның кәефе, аларның хис-кичерешләре белән кызыксынды. Ул әлеге вакытта лагерьларда ял итүчеләр белән очрашудан канәгать калды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лагерьларны яңарту буенча республика программасы кысаларында «Липки»да ашханәгә капиталь ремонт ясалды. 2022 елда корпусларны ремонтлау планлаштырыла.

Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, барлык лагерьлар да төрле. Әмма барысында да җәйге ял тиешле дәрәҗәдә оештырылган, шуңа күрә балалар аннан китәргә теләмиләр.

-Балалар рәхмәт әйтәләр, ә бу бик сөендерә, — диде Татьяна Ларионова.

Шул ук вакытта парламентарий Роспотребнадзор тарафыннан республиканың кайбер лагерьларында, шул исәптән Лаешның «Липки»ында ачыкланган хокук бозулар турында искә төшерде. Ул барлык кисәтүләр дә исәпкә алыныр һәм киләсе сменага лагерьны барлык таләпләргә туры китереп әзерләрләр дигән ышаныч белдерде.

ТР Дәүләт Советы депутаты шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләре өчен «Звездный»да семинар үткәрергә тәкъдим итте, чөнки аңа бер генә кисәтү дә булмады.

Тулаем алганда, Татьяна Ларионова Лаеш районының балалар сәламәтләндерү лагерьларына сәфәреннән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев