Лаешның Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәбенең 2–4 сыйныф укучылары район мәдәният йортында Людмила Ширконың шәхси күргәзмәсен карады.
Рәссамның картиналарын күрсәтү идеясен Александр Денежкин исемендәге Мәрхәмәтлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина кертте. Мәчеләргә багышланган экспозициядә якынча 100 эш тәкъдим ителгән.
Яшь сәнгать сөючеләр картиналарны зур кызыксыну белән карады, һәрберсендәге үзенчәлекле детальләрне дә күреп алды.
Фото: Ольга Никифорова
Алып баручы Ольга Никифорова балалар өчен кызыклы викторина үткәрде һәм хайваннар турында шигырьләр укыды. Үз әсәрләрен шулай ук «Орфей» клубы шагыйрәләре Елена Дильмеева һәм Любовь Матвеева да тәкъдим итте. Людмила Ширко үзе дә кунакларга иҗаты һәм йорт хайваннарына булган мәхәббәте турында сөйләде. Оештыручылар рәссамга рәхмәт белдерде һәм аңа яңа картиналар өчен илһамның өзелмәвен теләде.
Нет комментариев