Лаеш районы укучылары «Без бергә / Мы вместе» фестивале лауреатлары исемлегенә керделәр.
мәдәният

Лаеш районы укучылары «Без бергә / Мы вместе» фестивале лауреатлары исемлегенә керделәр.

Казан шәһәрендәге В.И. Ленин исемендәге мәдәният йортында балалар халык иҗаты республика фестиваленә йомгак ясалды.

Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаеш 2 нче мәктәп укучысы Агния Марычева «Вокал» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат Дипломын алды.

Комлы Ковал мәктәбе укучысы Дарина Сәрвәрова «Вокал» номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Театр иҗаты» номинациясендә Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаеш 2 нче мәктәп «Балаганчик» театр коллективы 1нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. (фотода).

Фестиваль җиңүчеләренә яңа казанышлар телибез!


Лаеш районы укучылары «Без бергә / Мы вместе» фестивале лауреатлары исемлегенә керделәр.

Нет комментариев