Урта Девятово авылында Алексий Алла кешесе гыйбадәтханәсендә рәсем эшләре дәвам итә.

Гыйбадәтханәнең бизәлешенә Иваново өлкәсенең Палех авылыннан иконалар язучылар чакырылган. Хәзерге вакытта Иваново осталары, библия сюжетлары ясап, түшәмне бизи..
-Диварларда исә гасырлар дәвамында иконалар ясаучылар уйлап чыгарган орнамент сурәтләнгән. Әмма һәр гыйбадәтханәдә ул үзенчә, төрлечә сурәтләнә,- дип сөйләде палех икона язучылары төркеме җитәкчесе Сергей Морозов.

Рәссамнар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мария Ватагина белән бергә агымдагы мәсьәләләрне тикшерделәр.
Нет комментариев