Узган ялларда Татар Янтыгы авыл мәдәният йортында «Буыннар очрашуы» дип аталган мәдәни-этник чара узып алды. Бу чара гади бер очрашу гына түгел, ә үткәнгә хөрмәт һәм туганлык бәйрәме булды.
Бәйрәмнең үзәгендә — туган авылларына җыелып, үз нәсел тарихын торгызучы Ишановлар нәселе вәкилләре торды. Чара кысаларында гаиләнең җентекләп төзелгән шәҗәрәсе тәкъдим ителде. Җыелган архив материаллары һәм гаилә фотосурәтләре һәр катнашучыны үткәннәр дөньясына алып кайтты. Нәсел аксакаллары үзләренең балачак хатирәләре, буыннан-буынга күчеп килгән гаилә тарихлары белән уртаклаштылар, туганлык тамырларын раслаучы документларны күрсәттеләр.
Оештыручылар ассызыклаганча, мондый очрашуларның иң мөһим максаты — гаилә кыйммәтләрен ныгыту, туганлык җепләрен яңарту һәм үсеп килүче яшь буын өчен тарихи хәтерне саклау.
Кичә җылы һәм дустанә мохиттә үтте. Тантаналы өлештән соң, туганнар чәй өстәле янында бергә җыелып, хатирәләре белән уртаклаштылар.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкның мондый чараларга кызыксынуы зур булуын билгеләп үттеләр. Алар «Буыннар очрашуы» чарасының Татар Янтыгы авылында матур бер традициягә әйләнәчәгенә ышаналар.
Нет комментариев