Сугышчыларыбыз өчен МХО уздыру зонасына чираттагы конвойны җыюда мәктәп укучылары, ата-аналар һәм педагоглар актив катнашты.

Уку йорты җитәкчелеге сүзләренчә, махсус һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен әйберләр җыелган. Шулай ук азык-төлек, медикаментлар, окоп шәмнәре һәм, әлбәттә инде, балалар кулы белән язылган хатлар һәм открыткалар белән посылкалар әзерләнгән.

— Бу катлаулы вакытта ярдәмгә килергә әзер булуыгыз, ярдәмчел булуыгыз өчен рәхмәт, — дип гуманитар йөк җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев