Лаешның сигезенче сыйныф укучылары маскировка челтәрләрен үрүдә үз көчләрен сынап карадылар
МХО

Лаешның сигезенче сыйныф укучылары маскировка челтәрләрен үрүдә үз көчләрен сынап карадылар

Районыбызда яшәүчеләрнең күбесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә килергә әзер.

Лаешның Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбенең 8 «А» сыйныфы укучылары район мәдәният йортында МХО өчен маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класста булдылар.

Кызлар моны осталарның ничек эшләүләрен карап кына калмадылар, үзләрен бу эштә сынап карадылар. Бу Ватанны саклаучыларга ярдәм итүче волонтерлар сафына басарга карар кылган яшүсмерләр өчен уникаль тәҗрибә.

Фото: Лаешның Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбе


Лаешның сигезенче сыйныф укучылары маскировка челтәрләрен үрүдә үз көчләрен сынап карадылар

Нет комментариев