Имәнкискә мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы линейканың кунагы махсус хәрби операциядә катнашучы И.М.булды.

Героик авылдашын яшь армиячеләр каршы алды. Митингтан һәм тантаналы линейкадан тыш, И.М. мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булды. Биредә аның өчен туган авылының бай тарихы буенча җентекле һәм мавыктыргыч экскурсия уздырдылар.
Имәнкискә халкы якташлары белән горурлана һәм озак көтелгән Җиңү белән туганнарының, дусларының исән-сау кайтуларын көтә.
Нет комментариев