Язгы каникуллар-кызыклы сәяхәтләр һәм экскурсияләр өчен менә дигән вакыт.

Татар Янтыгы мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары класс җитәкчесе Мөршидә Насыйрова белән Лаеш ягының Г. Р. Державин исемендәге музеенда булдылар. Музей директоры Фәридә Мортазина, кунакларны экспонатлар белән таныштырып, күпсанлы сорауларга җавап бирде. Балалар һәм өлкәннәр туган районның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар һәм күргәннәрдән зур тәэсирләр алдылар.

Фото: Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее
Нет комментариев