Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеен күпләр белә һәм югары бәяли
мәдәният

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеен күпләр белә һәм югары бәяли

Районыбызга Зеленодольск шәһәреннән укытучылар төркеме экскурсиягә килде.

   Кунаклар иң элек Г.Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музееның байлыгына — аның тарихыннан башлап экспозицияләренә кадәр таң калдылар. Музейда сыйныф җитәкчеләре өчен экскурсия һәм мастер-класс оештырылды. Сабакташлар һәм хезмәттәшләр биредә Лаеш районында яшәүче төп халыкларның — рус, татар һәм керәшеннәрнең милли киемнәреннән фотога төшә алдылар. 

Шәһәрнең төп истәлекле урыннарына: «Ап таулар» («Белые горы») туристик кластерына, Изге Троица архиерей ишегалдына, «Зәйнәп» җәмигъ мәчетенә бару һәм күзәтү экскурсиясе укытучылар күңелендә тирән һәм уңай тәэсирләр калдырды. 

Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее


Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеен күпләр белә һәм югары бәяли

Нет комментариев