Имәнкискә авыл мәдәният йортында өлкәннәр һәм яшь үзешчән артистлар «Чуар тавык» спектаклен куйдылар. Спектакль үзенчәлекле иде һәм яктылыгы белән аерылып торды.

Артистлар профессионаллар дәрәҗәсендә уйнады. Спектакльгә милли төсмерләр хас иде: артистлар милли киемнәрдән чыгыш ясады, татар җырлары һәм биюләре башкарылды.
Тамаша бер үк вакытта күңелле дә, милли җылылык белән сугарылган булды — авылдашлар өчен чын бәйрәм бүләгенә әверелде.

Мәгълүматны һәм фотоларны Имәнкискә авыл мәдәният йорты мөдире Ландыш Садыйкова тәкъдим итте.

Нет комментариев