Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Имәнкискәдә "Аулак өй-баттл"узды

​​​​​​​Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар Конгрессы һәм Язучылар берлеге тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү һәм Россия Федерациясендә Мәдәни мирас елын игълан итү кысаларында чара оештырылды.

Ләрия Сафина фотосы

Проектның төп максаты - татар әдәбияты буенча белемнәрне тикшерү, татар халык җырларын, уеннарын, гореф-гадәтләрен, тарихын өйрәнү. "Аулак өй-баттл" проектында Яңа Чишмә районында яшәүчеләр, Балык Бистәсе районы укучылары командасы, Лаеш районының Имәнкискә мәктәбе укучылары, районның татар теле укытучылары, "Ак калфак" оешмасы вәкилләре катнашты.

Проектта катнашучыларны һәм кунакларны Лаеш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов сәламләде. Ул искәрткәнчә, проект бүгенге көндә татар телен киләчәк буыннар өчен саклау, үстерү һәм тапшыру өлкәсендә әһәмиятле чара булып тора.

Баттл беренче турында Балык Бистәсе районының "Алтын" һәм Лаеш районының "Чулман" төркемнәре әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендә белемнәрен күрсәтүдә көч сынашты. «Шигырьләр җыябыз, авторны атыйбыз, әсәрләрне таныйбыз» дигән биремнәр үтәлде. "Кем миллионер булырга тели?" булды. Нәтиҗәдә, гомуми баллар буенча "Дуслык" җиңде.

Икенче турда Казаннан шагыйрәләр, "Яңа Чишмә кызлары" һәм "Ак калфак" төркемнәре ярышты, аңа Хәерби авылы халкы һәм район мәктәпләренең татар теле укытучылары кергән иде. Өч төркем фикер алыштылар, язучылар, шагыйрьләр, әсәрләрне тану буенча биремнәр үтәделәр. Командаларның көндәшләренең биремнәренә дөрес җавап биреп, өстәмә баллар алу мөмкинлеге бар иде. «Ак калфак» төркеме барысыннан да күбрәк балл җыйды. Һәм ул "Аулак өй-баттл" проектының чираттагы зона этабында катнашачак.

Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Имәнкискәдә "Аулак өй-баттл"узды Лаеш районы ислам кабул итү милли баттл