Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Кошлар гриппы: нинди куркынычсызлык чаралары күрергә кирәк

Чиләбе өлкәсе районнарының берсендә кош гриппы вирусының генетик материалы гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында йорт үрдәкләре һәм казларында, шулай ук йөзүче кыргый кош-кортта ачыкланган.

Яман чир турында без Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең диагностика буенча начальнигы урынбасары Рәзинә Фаязова белән сөйләшәбез.

Рәзинә Нәкыйповна, кош гриппы нинди авыру ул?

- Кош гриппы аеруча куркыныч авыруларга керә. Кискен йогышлы вирус патологиясе кошларның сулыш һәм ашкайнату органнарын зарарлый. Штаммына бәйле төстә, вирус бер яки берничә төр кошларның 100% ына кадәр үлемен китереп чыгарырга мөмкин. Вирус әйләнә-тирә мохиткә зур тотрыклылык белән аерылып тора. Мәсәлән, тизәктә тормыш эшчәнлеген 15-16 атна саклый, суда - дүрт тәүлек чамасы. Тик патоген хлор, спирт, марганец һәм башка дезинфекция препаратлары ярдәмендә җиңел юкка чыгарыла.

Бу авыруга кошларның нинди төрләре бирешә?

- Гриппка кыргый, йорт, экзотик һәм декоратив кошларның барлык төрләре дә бирешә. Тик йорт кошларыннан аермалы буларак, кыргый кошлар грипп вирусына ныграк каршы тора. Шуңа күрә еш кына аны кыргый үрдәкләр тарата.

Вирусны тапшыру ничек килеп чыга?

- Вирус терлек азыгы, йомырка, үлгән һәм үтерелгән кошларның түшкәләре, каурый, экскрементлар, алмашу савытлары, инвентарь һ.б. аша тапшырылырга мөмкин. Сирәгрәк - зарарланган азыкны ашаганда һәм күзнең лайлалы тышчасы аша.

Авыру билгеләрен санап китегез.

- Инкубация чоры 1-7 көн тәшкил итә. Зарарланган кошта йокы килү, төчкерү, гырылдап сулау, кикрик зәңгәрләнү, күз яшьләре агу, муен һәм аяк-куллар параличы, баш, муеннар шешенү, тотрыксыз йөрү, диарея, йомырка салу кимү яки тулысынча тукталу күзәтелә. Авыру кошның түшкәләрен бүлгәндә түбәндәге билгеләр ачыклана: баш тиресе астында, муен һәм эчәклектә сары-кызыл шешләр, барлык эчке органнар һәм мускуллар кан сибелгән сыман.

Шуны белү мөһим: авыру кош-кортны дәвалау эшләнелмәгән һәм максатка ярашлы түгел. Авыру кузгатучының таралу куркынычы булу сәбәпле, авыру кошларны юк итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев