Урта Девятово мәдәният йорты хезмәткәрләре «Яңа ел чыршысы янында маҗаралар» балалар иртәсе үткәрделәр.

Лаеш районы балалары Яңа елны маҗаралар белән каршы алды

Балалар өчен яңа ел — әкиятләр һәм могҗизалар чоры.

Бу вакытта балалар могҗиза,һәм әлбәттә, бүләкләр көтәләр. Чарада балалар көтеп алган кунакларны — Кыш бабайны һәм Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, әйлән-бәйлән йөрделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар.

Бәйрәмне оештыруда һәм бүләкләр алуда меценат-авылдашлары-«Урта Девятово» ҖЧҖ директоры Юрий Демидов ярдәм итте.
Фото: Урта Девятово мәдәният йорты
Нет комментариев