Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбенең «Мирас» бию ансамбле Мәскәүдә «Яңа ел фейерверкы 2024» Бөтенроссия конкурсында катнашты.

Россия башкаласында иҗатка һәм гамәли сәнгатькә багышланган «Яңа ел фейерверкы-2024» Бөтенроссия нәфис һәм техник иҗат конкурсы узды. Мәскәүдә бөтен Россиядән өч йөздән артык катнашучы үз талантларын, идеяләрен һәм күнекмәләрен тәкъдир итте.

Конкурсның программасы бик бай булды: балалар М.Горький исемендәге киностудия музеенда булдылар, ВДНХның истәлекле урыннарын карадылар, Мәскәү макеты павильонындагы интерактив тамашада Мәскәүнең матурлыгына гаҗәпләнделәр, Кызыл мәйдан һәм «Зарядье» паркында йөрделәр.

Әмма иң мөһиме — якташларыбыз, мәктәп «йолдызлары» жюрины үз талантлары белән яуладылар. Дәүләт Умеров, педагоглар Алия Фәсхетдинова һәм Элеонора Умерова җитәкчелегендәге «Мирас» ансамбле берьюлы ике призлы урын яулады. «Казан» татар биюен башкаручылар — беренче, ә «Марий такмак» мари биюен башкаручылар өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

Яңа елны алар бик яхшы кәеф белән каршы алдылар. Аларга яңа 2025 елда уңышлар телибез!
Нет комментариев