Лаеш районының сигезенче сыйныф укучылары рус халык биюләрен биергә өйрәнделәр
мәдәният

Лаеш районының сигезенче сыйныф укучылары рус халык биюләрен биергә өйрәнделәр

«Пушкин картасы» программасы кысаларында Урта Девятово мәдәният йортында рус халык биюе буенча мастер-класс узды.

Рус биюе үзендә фикерләрне, хисләрне, кәефне, тормыш күренешләренә мөнәсәбәтне саклый. Күп гасырлар дәвамында иҗат ителгән рус биюе халык тормышының сәнгать энциклопедиясенә әверелде. Кыйммәтле, бай милли мирасны саклый белү-бабаларыбызның истәлеген саклау дигән сүз. 

8 класс укучылары өчен мастер-класс халык биюенең характеры, аның килеп чыгышы һәм төрлелеге турында әңгәмәдән гыйбарәт иде. Практик өлештә рус биюенең төп һәм база хәрәкәтләре, йөрешләре, төбәк үзенчәлекләре кадриль һәм рус әйлән-бәйлән үрнәгендә булды.


Лаеш районының сигезенче сыйныф укучылары рус халык биюләрен биергә өйрәнделәр

Нет комментариев