Лаеш районының Урта Девятово авылында балалар Сабантуе узды
мәдәният

Лаеш районының Урта Девятово авылында балалар Сабантуе узды

Бәйрәм Урта Девятово мәдәният йорты каршындагы скверда үткәрелде.

Шимбә көннең матур кичендә бөтен тирә-яктан балалар җыелды, музыка уйный башлау белән, батутлар эшли башлады. Балаларга күңелсезләнергә туры килмәде, чөнки алар өчен төрле конкурслар һәм ярышлар әзерләнде.

Иң көчлеләр — малайлар да, кызлар да – гер күтәрүдә һәм кул көрәштерүдә ярыштылар. Иң төгәлләре — шарларга дротиклар ыргытуда. Иң бердәмнәре командага җыелып, аркан тартыштылар. Барлык конкурслар да туганнарының актив ярдәме белән үткәрелде. Өлкәннәр дә бәйрәмгә яхшы вакыт үткәрү, күршеләре һәм дуслары белән очрашу өчен килделәр.

Ярышларда катнашучылар үзләренең казанышлары өчен призлар алдылар. Әмма иң мөһиме — барысы да яхшы кәеф туплады. Ул җәй буена сакланыр дип өметләнәбез.


Лаеш районының Урта Девятово авылында балалар Сабантуе узды

Нет комментариев