«Нечкәбил» конкурсы — гаиләләр өчен үз сәләтләрен һәм казанышларын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек.

Сентябрь ахырында Казанның Ленин мәдәният йортында «Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы республика бәйгесенең ярымфиналы узды.
Конкурста катнашучылар арасында Лаеш районының Олы Кабан авылыннан Шәрәповлар гаиләсе дә бар иде.

Алар «Гаилә тарихы» номинациясе лауреаты булды. Районыбыз катнашучыларын котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Конкурс нәтиҗәләрен һәм бу искиткеч гаиләнең казанышлары турында күбрәк белү өчен яңалыкларны күзәтегез.
Нет комментариев