«Во славу Отечества» дип аталган концерт
мәдәният

«Во славу Отечества» дип аталган концерт

Нармонка мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы тәмамлануга һәм РФ Конституциясе көненә багышланган чара узды.

 

Җирлек башлыгы Илшат Мөбәрәкшин катнашучыларны котлады. Шулай ук МХО хәрби хезмәткәре һәм «Үзебезнекеләргә ярдәм» фонды координаторы Елена Дындова чыгыш ясадылар. Елена волонтерлар Люция Әхтәмова, Рәмзия Гыйниятуллина, Фәйрүзә Гомәрова, Николай Серов һәм Эльмира Лотфуллинага медальләр тапшырды. Концерт уңышлы үтте, 21 мең сум акча җыелды, аны фондка хәрбиләр ихтыяҗларына тапшырачаклар.


Нет комментариев