Тантаналы кичәнең кульминациясе — лотерея уйнату булды. Аннан кергән барлык акча хәйрия максатларына тотылачак.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов сәхнәдән якташларын Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән һәм хәзер дә булышуын дәвам иткән барлык волонтёрларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде:«Мондый кешеләр ярдәмендә без җиңүне якынайтабыз. Халкыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм үҗәтлеге теләсә нинди сынауларны җиңәргә ярдәм итәчәк. Илебез җиңелмәс. Җиңү безнең якта булачак!»Илдус Фатыйх улы шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән уздырылган чараларны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан артистларга бүләкләр тапшырды.
Ике сәгать дәвамында тамашачылар районыбыз һәм республикабыз мәдәниятенең төрле яклары белән танышты. Игорь Горчаков башкаруындагы патриотик җырлар, Фидаил Вәлиуллинның лирик композицияләре, Ольга Шатрова җырлаган һәм һәркемгә таныш «Матушка-Земля» җыры, «Девчата» коллективының «Кәләш» биюе — болар барысы да матур тавышлар, искиткеч көйләр, дәртле биюләр һәм йөрәккә үтеп керерлек сүзләр иде. Анжелика Аракелян лаешлыларны әрмән музыкасы белән таныштырды, ә «Весна» дуэты чуаш җырларын башкарды. Җиде яшьлек Розалия Зайдуллина җырында иң мөһим сүзләр яңгырады: «Дөньяга — тынычлык». Программа артистлар һәм тамашачылар бергәләп «Любэ» төркеменең «Конь» җырын башкару белән тәмамланды.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе — бүләкләр уйнату булды. Аны алып баручы Рөстәм Кәримуллин үткәрде: лототроннан җиңүче билет номерын чыгарды. Бәхетле билет ияләренә чәйнектән алып фотоаппарат һәм смартфонга кадәр бүләкләр эләкте.
Ахырдан сәхнәгә «СВОга ярдәм» хәйрия фонды җитәкчесе Марина Порфирьева чыкты. Ул 112 800 сум акчалата җыелуын, тагын 277 мең сумның фондның исәп-хисап счётына күчерелүен хәбәр итте. Барлыгы 390 мең сум җыелган. Бу акча хәрбиләрнең гаризалары буенча кирәкле җиһазлар сатып алуга тотылачак. Аларны декабрьдә үк илтеп тапшырырга ниятлиләр.
Нет комментариев