Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
сәламәтлек

Лаеш районында Бөтендөнья сәламәтлек көнен каршыларга әзерләнәләр

Иртәгә мөһим дата-Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтеләчәк. Ә менә М.Ә. Гәрәев исемендәге Габишев мәктәбендә бәйрәмнәр кичә башланды.

Башлангыч мәктәп укучылары бергәләп күңелле зарядкада катнаштылар. Зарядканы тәрбия буенча директор киңәшчесе Анна Кахраман, тәрбия буенча директор урынбасары Марина Шаронова һәм педагог оештыручы Майя Заһретдинова оештырды. Укучылар үзидарәсе лидеры Артур Шабалин җитәкчелегендәге «Беренчеләр хәрәкәте» ндә катнашучылар: Лия Хисамова, Вероника Суханова, Алена Меркулова, Аделя Садриева, Полина Степанова зарядка ясадылар.

9 «а» һәм 6 «Б» сыйныф укучылары физик культура укытучылары Рамазан Вәлиев һәм Наталья Козлова җитәкчелегендә күңелле эстафета үткәрделәр.

Бөтендөнья сәламәтлек көне үзенең иминлеге, сәламәт тән турында кайгыртучы һәм тулаем җәмгыять сәламәтлегенә йогынты ясый торган әйләнә-тирә мохитне саклауга омтылучы һәркем өчен мөһим бәйрәм булып тора.
Фото: Лаеш районының балачак навигаторлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында Бөтендөнья сәламәтлек көнен каршыларга әзерләнәләр