Лаеш районы укучылары сәламәтлек серләрен ачты
спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Лаеш районы укучылары сәламәтлек серләрен ачты

Нармонка мәктәбе укучылары өчен «Сәламәтлек серләре» квест-уены уздырылды. Анда 5–7 нче сыйныф укучылары катнашты.

Балаларны берничә тематик станция буйлап сәяхәт көтте: «Спорт», «Дөрес туклану», «Көн тәртибе», «Сәламәтләндерү» һәм «Халык зирәклеге». Һәр станциядә алар сәламәт яшәү рәвешенең мөһим яклары белән танышты.

«Спорт» станциясендә укучылар физик сыйфатларны үстерү, команда рухы һәм эмоциональ киеренкелекне киметүнең әһәмиятен белде. «Дөрес туклану» станциясендә аксымнар, майлар һәм углеводларның балансы турында сөйләштеләр, ризык төргәкләрендәге язуларны укырга өйрәнделәр.

«Көн тәртибе» станциясендә йокының, уку һәм ялны чиратлаштыруның фикерләү сәләтенә йогынтысы турында сүз барды. «Сәламәтләндерү» станциясендә балалар арыганлыкны киметү өчен сулыш гимнастикасы һәм үз-үзеңә массаж ясау алымнарын үзләштерде. Ә «Халык зирәклеге» станциясендә сәламәтлек турында мәкаль-әйтемнәр белән таныштылар.

Уен ахырында укучылар сәламәтлекне ничек саклап булуы турында нәтиҗәләр ясады. Мәктәп җитәкчелеге чараның файдалы булуына өметләнә. Сәламәтлеге турында һәркем үзе кайгыртырга тиеш.

Фото: Нармонка мәктәбе


Лаеш районы укучылары сәламәтлек серләрен ачты

Нет комментариев