10–12 апрель көннәрендә Чайковский шәһәрендә (Пермь крае) спорт дөньясында зур вакыйга — 13 яшькә кадәрге үсмерләр арасында дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды.

«Буревестник» спорт комплексында барган бу киеренке көрәштә Татарстан җыелма командасы составында Лаеш спорт мәктәбе шәкерте Айдана Сакипова да катнашты.
Айдана үзенең ныклы характерын, җиңәргә омтылышын һәм югары осталыгын күрсәтеп, 52 кг авырлык категориясендә мактаулы 3 нче урынны яулады! Бу җиңү — Айдананың тырышлыгы һәм тренерларның хезмәт нәтиҗәсе.
Бу уңыш яшь дзюдочыбызга спортның иң югары баскычына юл ачты: Айдана апрель ахырында Майкоп шәһәрендә (Адыгея Республикасы) узачак Россия беренчелегенә юллама алды.

Айдананы, аның тренеры — Рөстәм Насыйбуллинны һәм ата-анасын бу зур җиңү белән котлыйбыз! Лаеш районында шундый көчле һәм максатчан спортчылар үсүе белән горурланабыз.
Айданага Россия беренчелегендә уңышлар, яңадан-яңа үрләр һәм якты җиңүләр телибез! Без сиңа ышанабыз!
Нет комментариев