Олимпиаданың бронза призеры осталык сәгате – бу өйрәнү дә, аралашу да.
Фотоны Рөстәм Насыйбуллин бирде
Казанда “Батыр” дзюдо үзәгендә Мәдинә Таймазова үзенең бай тәҗрибәсен яшь спортчылар белән уртаклашты.
Мәдинә – 2020 елда Токиода булган Олимпия уеннары һәм 2019 елда дөнья чемпионаты бронза призеры, ике тапкыр Европа чемпионатының бронза призеры, 2022 елда хатын-кызлар арасында Россия чемпионы, дзюдо буенча атказанган спорт мастеры.
Тренер-укытучы Рөстәм Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, Лаеш районыннан осталык сәгатендә Лаеш спорт мәктәбе спортчылары Сәмирә һәм Амалия Хәйретдиновалар катнашты. Мәдинә Таймазова тыңлаучылар белән төрле техниканы эшләп күрсәтте, сугыш алып бару буенча киңәшләр бирде һәм башка нечкәлекләр белән уртаклашты. Киң күңелле, аралашучан спортчы автографлар бирде, яшь дзюдочылар уңышлары белән кызыксынды.
Нет комментариев