Мәскәүдә ирекле көрәш буенча «Бувайсар Сайтиев истәлегенә DAVE’s TEAM CHAMPIONSHIP» турниры узды. Ярышларда гариза биргән 350 спортчының 314е катнашты. Катнашучылар Россиянең 20 төбәгеннән, шулай ук Таҗикстан һәм Беларуссиядән килделәр.
Турнирда йолдызлы состав кунак булды: Олимпия чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионы Хаҗимурат Гацоев һәм Европа чемпионы, дөнья чемпионатының бронза призеры Заур Батаев.
Катнашучылар арасында Габишев авылы спортчылары да бар иде.туганнар Дамир Гарипов (2018–2019 елгы) һәм Әмир Гарипов (2016–2017 елгы) медальләр белән кайттылар: Дамир 21 кг га кадәрге авырлык категориясендә өченче урынны, ә Әмир 24 кг га кадәрге категориядә өченче урынны яулады.
Dave’s Wrestling Team клубына нигез салучы һәм өлкән тренеры, спорт мастеры, Россия беренчелегенең бронза призеры һәм Мәскәүнең биш тапкыр чемпионы Давид Эдуардович Овакимян яшь көрәшчегә спорт формасы тапшырды.
Аларның остазы, күпьеллык тәҗрибәсе булган тренер Илнур Гарипов нәтиҗәләргә болай дип бәя бирде: «Бу — тырыш күнегүләр нәтиҗәсе. Бронза — алда көткән алтын медальләр өчен этәргеч».
Габишев спортчыларын һәм аларның тренерын турнирда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!
Нет комментариев