ГТО комплексына 90 яшь тулды
спорт

ГТО комплексына 90 яшь тулды

​​​​​​​Совет чорында һәр укучы ГТОның нәрсә икәнлеген һәм аның ни өчен кирәклеген белә иде. Ә тагын ул билгеләнгән нормативларны уңышлы үтәде һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» алтын яки көмеш билгесен горур рәвештә йөртте.

ГТО комплексына 1931 елның 11 мартында нигез салына, программаны раслыйлар, һәм илдә нормативларны үтәүне актив пропагандалау башлана. Барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә, техникумнарда, югары уку йортларында, шулай ук милициядә, хәрби частьләрдә һәм башка оешмаларда мәҗбүри дәресләр кертелә.

ГТО комплексы еллар узу белән камилләшә һәм үзгәрә. Аның популярлыгы һәм абруе үзгәрешсез кала. ГТО нормаларын мәҗбүриләүсез тапшыралар, өстәвенә, төрле яшьтәге һәм статуслы кешеләр дә. Сынауларны мәктәп укучылары һәм студентлар, яшь эшчеләр һәм хезмәткәрләр, шулай ук инде күптән олы яшькә җиткәннәр дә үтә.

Бүгенге көндә Россия Федерациясенең 85 субъектында 2624 тест үтү үзәге эше оештырылган. ГТО комплексын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча илнең яңадан торгызылган физкультура-спорт хәрәкәтенә 14,5 миллионнан артык россияле кушылган. 8,7 миллионнан артык кеше тест үзәкләрендә комплекс нормативларын үтәүгә кереште. Аерымлык билгеләренә ГТО сынауларын 4370343 кеше үтте.

Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз һәм сәламәт булыгыз!


Нет комментариев