Лаеш дзюдочыларыннан яңа җиңүләр!
спорт

Лаеш дзюдочыларыннан яңа җиңүләр!

Казанда узган «Тацумаки» клубының ачык беренчелегендә безнең егетләр сынатмады. 180нән артык көрәшче арасында Лаеш спорт мәктәбе укучылары 9 медаль яулады!

Безнең чемпионнар һәм призерлар:
Алтын: Ержан Сакипов (28 кг).
Көмеш: Камил Кәлимуллов, Дмитрий Маковкин, Александр Маковкин, Тимофей Анисимов, Артем Поляков.
Бронза: Таһир Гәрәев, Назар Раджабов, Климентий Майоров.
Спортчыларны һәм аларның тренерлары Рөстәм Насыйбуллинны бу зур уңыш белән котлыйбыз! Сез — Лаеш горурлыгы!


Нет комментариев