«Дружба» спорт-ял итү үзәгендә тәрбияләнүчеләр каратэ буенча ябык турнирда чыгыш ясадылар.

Кекушинкай каратэ буенча «ОМОН хезмәткәре өлкән прапорщик Денис Иванченко һәм МХО үткәрү барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчылар истәлеге Кубогы» ябык турниры Казанда 181 нче күппрофильле мәктәп базасында узды. Аны Татарстан Республикасының «Ашкын» мәктәп стильле каратэ лигасы рәисе Равил Гатиятулин оештырды.

Турнирга мәртәбәле кунаклар һәм һәлак булган сугышчыларның туганнары чакырылган иде. Ачылу тантанасы барышында барлык катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Россия Федерациясе гимны яңгырады һәм бөтенроссия һәм төбәкара турнирларда уңышлы чыгыш ясаган спортчыларга «Киокушин буенча беренче яшүсмерләр разряды» классификация кенәгәләре тапшырылды.

Ярышларда йөздән артык каратэчы катнашты. «Дружба» спорт-ял итү үзәгеннән 20 спортчы чыгыш ясады. Барлык якташларыбыз призларга кереп, кубоклар һәм медальләр белән киттеләр.

Мондый чаралар җиңүгә омтылыш һәм спортка мәхәббәт белән балаларны һәм ата-аналарны берләштерә.
Нет комментариев